Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксуда сарайга һәм гаражга ут элде (+ фото)

Янгын 2 октябрьдә көндезге сәгать өчләр тирәсендә чыга. Бәла булган урынга беренче булып "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бу вакытта сарай да, гараж да дөрләп яна торган була. Ут 3 метр ераклыкта урнашкан өйгә дә яный. Янгын сүндерүчеләр аны сакларга керешәләр. Аннан соң килеп җиткән "Күшке" аерым посты һәм...

Янгын 2 октябрьдә көндезге сәгать өчләр тирәсендә чыга. Бәла булган урынга беренче булып "Студенец" ДПОсы янгын сүндерүчеләре килеп җитә. Бу вакытта сарай да, гараж да дөрләп яна торган була. Ут 3 метр ераклыкта урнашкан өйгә дә яный. Янгын сүндерүчеләр аны сакларга керешәләр. Аннан соң килеп җиткән "Күшке" аерым посты һәм 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре белән утны "йөгәнлиләр". Янгын нәтиҗәсендә 64 квадрат метр мәйданда печән тутырылган сарай һәм гараж түбәсе янып китә. Буа районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, янгын электр җиһазларын эксплуатацияләүнең техник кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев