Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксудан Гүзәл һәм Ринат Җамалетдиновлар 21 ел яшәгәннән соң законлы өйләнештеләр һәм туй иттеләр

Пар бүген 10.30 сәгатьтә балалары Рамазан һәм Рәйхан озатуында бик матур киемнәрдән район ЗАГС бүлегенә килделәр. Аларны анда гаилә һәм бергә укыган дуслары каршы алды. 21 ел ир һәм хатын булып яшәгәннән соң мөнәсәбәтләрне тантанлы шартларда законлаштырырга уйлаулары Ринат инициативасы. -Гүзәлгә бу хакта 10 ел саен әйтә килдем. Ходайның көне...


Пар бүген 10.30 сәгатьтә балалары Рамазан һәм Рәйхан озатуында бик матур киемнәрдән район ЗАГС бүлегенә килделәр. Аларны анда гаилә һәм бергә укыган дуслары каршы алды. 21 ел ир һәм хатын булып яшәгәннән соң мөнәсәбәтләрне тантанлы шартларда законлаштырырга уйлаулары Ринат инициативасы.
-Гүзәлгә бу хакта 10 ел саен әйтә килдем. Ходайның көне җитмәде бугай, быел улыбыз Рамазанга 20, Гүзәлгә 40 тулды.Балалар башлы-күзле булганчы беренче туебызны ясыйк дидек, ди ул.
Җамалетдиновлар яңа парлар кебек бер-берсенең законлы ире, хатыны булырга риза булуларын әйттеләр, алтын балдаклар алыштылар, беренче вальс әйләнделәр һәм яшь кияү һәм килен кебек дулкынландылар. Аларны котлап балалары бию, дуслары чәчәкләр бүләк иттеләр. Бу искиткеч мизгелләр булды. Ә кич Җамалетдиновлар кунаклар белән туй итәләр. Без дә котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пар бүген 10.30 сәгатьтә балалары Рамазан һәм Рәйхан озатуында бик матур киемнәрдән район ЗАГС бүл...