Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксудан Илсур Хөсәенов – Буа Сабан туе батыры

Быел район Сабан туеның баш батыры булып бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән Иске Суыксу авылыннан Илсур Хөсәенов калды. Аның җилкәсенә тәкә салдылар һәм Янтуган авылында туып-үскән Фәттаховлар исеменнән төсле телевизор бүләк иттеләр. Илсур 111 номерлы янгын частенда каравыл начальнигы булып хезмәт куя. Татарча көрәш беләнл 9 сыйныфта укыганда чын-чынлап шөгыльләнә башлый....


Быел район Сабан туеның баш батыры булып бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән Иске Суыксу авылыннан Илсур Хөсәенов калды. Аның җилкәсенә тәкә салдылар һәм Янтуган авылында туып-үскән Фәттаховлар исеменнән төсле телевизор бүләк иттеләр.
Илсур 111 номерлы янгын частенда каравыл начальнигы булып хезмәт куя. Татарча көрәш беләнл 9 сыйныфта укыганда чын-чынлап шөгыльләнә башлый. Уңыш озак көттерми. Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче бәйгеләрдә җиңә. Аннан авыллар, район Сабан туйларында берничә тапкыр батыр асты кала. Ә өлкәннәр арасында район Сабан туе батыры исемен беренче мәртәбә 2013 елда яулады.
Быел гына да, көрәшеп, дүрт тәкә алды. 6 июнь көнне өчесен Тәтеш районының - Олы Тархан, Үтәмеш һәм Вожжи авыллары Сабан туйларыннан алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел район Сабан туеның баш батыры булып бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән Иске Суыксу авылыннан Илсур...