Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксу да иртәгә кемнәрне парлап мәдәният йортына чакыралар? Аларга багышлап авылдашлары Гөлфия апа Хөсәенова шигырь язган

Иртәгә, 22  февраль көнне Иске Суыксу мәдәният йортында 50 бергә яшәгән парларны чакырып кичә үткәрәләр. Анда быел Алтын туй билгеләп үтүче  Гөлфия һәм Гариф Камалетдиновларны, Равия һәм Вәгыйзь Ибраһимовларны, Гөлфия һәм Фәннур Җәләловларны, Рокыя һәм Мансур Җамалетдиновларны, Гөлүсә һәм Корбан Юнысовларны чакыралар.

Ә авылдашлары Гөлфия Хөсәенова аларга бу вакыйга уңаеннан шигырь багышлаган.

 

50 ел бергә торучы парларга багышладым.

Авылым.

Әле кайчан егет-кызлар идек,

Күпме капка төбен сакладык.

Заманасы башка иде бугай -

Намусларыбызны сатмадык.

Өйгә керергә дә куркып,

Капкаларны әкрен ачтык без.

Оялып, егетләрдән качкан кебек,

Әниләрдән төнлә качтык без.

Яшь чагында бигрәк матур иде  

Авылымның айлы кичләре.

Йөрәкләрне телеп искә төшә

Кавыштырган аулак өйләре.

Йөзек салса, аның учына сала,

Алтыласа, алып әйләнә.

Түгәрәк уенга чыгып,

Кулын кысып аңа бәйләнә.

Вәгъдәләргә шаһит булып

Ай, йолдызлар бездән калмады.

Без туктасак, туктап калды алар,

Без атласак, алар атлады.

Җәйгә чыккач капка төпләрендә

Тынмый иде гармун тавышы.

Яшь идек шул, аңламадык

Үтеп киткән гомер агышын.

Син дә картайдыңмы, авылым,

Ишетелми гармун тавышың.

Күпме яшьләр ташлап китте,

Кичерәсең йөрәк сагышын.

Авылларда кавышулар сирәк,

Ярларын да читтә күзлиләр.

Кем икәнен белми кавышканнар,

Ялгыз калып, парлар эзлиләр.

Безне килеп беркем сорамады,

Алтын балдаклар да кимәдек.

Авырлыкларга да риза булып,

Тормыш бигрәк авыр, димәдек.

Бурыч алып туйлар уздырмадык,

Тыйнак кына узды еллар да,

Бер-береңне аңлап яшәгәнгә,

Туры килеп торды уйлар да.

Ак күлмәкләр киеп, түр башына

Без бит менмәдек.

Самоварлар кайнатып,

Ишек алларыннан кермәдек.

Ярты гасыр бергә,

Күпме аклык, күпме аралык.

Илле ел бергә яшәүчеләрне

Бармак бөгеп кенә санарлык.

Картаймале, авылым, эшең бик күп,

Тормышлар бит инде ярыйсы.

Күпме сабыйларны каршылыйсы,

Карт-карчыкларны барлыйсы.

Гөлфия Хөсәенова.

Иске Суыксу авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев