Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксуда йортка һәм сарайга ут элде

Янгын кичә кичке сәгать 11 тулганда чыга. Йорт хуҗасы бу вакытта өйдә булмый, дәваханәдә дәвалану үтә. Бәла булган урынга беренче булып килеп җиткән “Студенец” ДПОсы янгын сүндерүчеләрен күршеләре каршы ала.

Алар өйдә кеше, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта йортның һәм сарайның түбәләре тулысынча, өйнең бүрәнә ягының өлешчә диварлары яна торган була. Аннан соң 10 минут эчендә бер-бер артлы килеп җиткән “Күшке” аерым посты, 111 номерлы янгын сагы-коткару часте янгын сүндерүчеләре белән утны “йөгәнлиләр”. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев