Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә

Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.

Ислам ипотекасының асылы нидә?

«Ак Барс Банк» «Ислам ипотекасы» дип аталган яңа проект башлады. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча биру түгел, ә сату-алу килешүе нигезендә фатир сатып алу тора.

Ислам Ипотекасында нигезендә фатир алуда өч як катнаша: клиент, Ак Барс Банк һәм «Ипотечный партнер» ҖЧҖ.

Бу яңа продуктның асылы нидә соң?

· «Ак Барс Банк» клиентлардан гаризаны кабул итә һәм клиент тапшырган документларны тикшерә;

· «Ипотечный партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, клиент сайлап алган фатирны үзенә сатып ала һәм аны клиентка өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сата.

· Фатирга өстәмә бәя шәхси рәвештә билгеләнә һәм бу килешү срогына, беренчел кертем күләменә һәм башка сәбәпләргә бәйле була.

«Ак Барс Банк»ның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев сүзләренчә, «Ислам Ипотекасында клиент өчен фатир бәясе, килешү срогы беткәнче үзгәрешсез кала. Шулай ук

килешүдә комиссияләр дә, иминиятләштерү, пеня һәм бәя үзгәрү дә тыелган».

Ислам ипотекасы буенча әлегә Казанда һәм Уфада фатир алырга мөмкин.

Ислам ипотекасы үзенчәлекләре

«Ислам ипотекасының» бәхәссез өстенлекләре бар:

1. Әлеге продукт тулысынча Шәригать кануннарына туры килә;

2. Килешүдә күрсәтелгән фатир бәясе килешү срогы тәмамланганчы үзгәрми;

3. Соңга калып түләгән очракта пеня исәпләнми. Шәригать кануннары буенча бурычтан ниндидер табыш алу тыелган, шуңа күрә соңга калып түләгәндә пеня исәпләнмәячәк. Бары тик торак сату-алу турындагы килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түләргә кирәк.

4. Иминиятләштерү катгый тыелган.

5. Минималь беренчел кертем. Ислам ипотекасын рәсмиләштерү өчен торак бәясеннән 10 процент күләмендә беренчел кертем бирү дә җитә.

Ислам ипотекасын нинди шартларда рәсмиләштерергә була:

Беренчел кертем 10 проценттан 80 процентка кадәр була ала;

Финанслау вакыты 1-30 елны тәшкил итә;

Сатып алуның минималь суммасы 500 000 сум;

Сатып алуның максималь суммасы бәяләгәннән соң ачыклана;

Фатирны сату хокуклары «Ипотечный партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагында;

Вакытыннан алдан түләп бетерү мөмкинлеге бар.

Күчемсез милеккә таләпләр: фатир Казан яки Уфа шәһәрләрендә булырга тиеш. Йортның 1960 елдан соң төзелгән булуы шарт, шулай ук бүлмә подвалда яки барак һәм агач йортларда урнашмаска тиеш.

Ислам ипотекасы алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

Ислам ипотекасын мөселманнар гына рәсмиләштерә ала, дигән шарт юк. Банк таләпләренә туры килгән һәр гражданин гариза бирә ала.

Килешү төзегәндә гражданинга 18 яшь тулган булырга тиеш;

· Килешү вакыты тәмамланганда 70 яшь тулмаган булырга тиеш;

· Россия Федерациясе гражданины;

· Россия территориясендә даими яки вакытлы теркәлү;

· Соңгы эш урынында хезмәт стажы кимендә 3 ай булырга, ә шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге кимендә 12 ай алып барылырга тиеш.

Әгәр өлешләп түләүне берничә сатып алучы рәсмиләштерә икән, аларның һәрберсе шушы таләпләргә туры килергә тиеш.

Ислам ипотекасы ничек эшли?

Клиент «Ак Барс Банк» ка гариза тапшыра.

1. Банк клиент биргән документларны тикшерә һәм Ислам Ипотекасын биру турында карар кабул итә.

2. Клиент «Ипотечный партнер» ҖЧҖ оешмасының исәп-хисап счетына беренчел түләүне күчерә.

3. «Ипотечный партнер» ҖЧҖ клиент сайлап алган фатирны сатучыдан сатып ала.

4. «Ипотечный партнер» ҖЧҖ сатып алынган фатирны өстәмә бәя белән һәм кичектереп түләү шарты белән сату-алу килешү буенча клиентка сата.

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев