Байрак
  • Рус Тат
  • Кагыйдә бозган өчен түгел. Буада тимер юлда  автомобильчеләрне  туктаттылар

    Россия тимер юлларының Канаш дистанциясе инфраструктурасы хезмәткәрләре бүген Иске Суыксу авылы янындагы тимер юлда автомобильчеләргә памяткалар өләштеләр.

     

    Техник Наилә Харисова юл инспекторлары туктаткан һәр автомобильчегә кагыйдәне төгәл үтәлергә тиешлеген аңлаттылар. Әлеге участока аңлату эше алып барулары юкка түгел. Күптән түгел өлкән яшьтәге йөртүченең шушы урында  поездга игътибар итмәве аркасында бәхетсезлек килеп чыкты, диделәр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: