Байрак
  • Рус Тат
  • Канаданың Монреаль шәһәренең татар җәмгыяте рәисе Буадагы гаиләдә кунакта булды (фоторепортаж)

    Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче Гөлфия һәм Мөхәррәм Әхмәтшиннарда бик кызыклы кунак белән очрашу насыйп булды - Зилә Миргалиева Канададан, Монреальдан, шушы шәһәрдә татар җәмгыяте рәисе булып тора. Менә табыш! Милләттәшләрнең океан артында ничек яшәүләрен сөйләтергә шунда ук "тел кычытырга" тотынды. Бәхеткә, Зилә ханым бер ди-гән әңгәмәдәш булып чыкты. Иң...


    Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче Гөлфия һәм Мөхәррәм Әхмәтшиннарда бик кызыклы кунак белән очрашу насыйп булды - Зилә Миргалиева Канададан, Монреальдан, шушы шәһәрдә татар җәмгыяте рәисе булып тора. Менә табыш! Милләттәшләрнең океан артында ничек яшәүләрен сөйләтергә шунда ук "тел кычытырга" тотынды. Бәхеткә, Зилә ханым бер ди-гән әңгәмәдәш булып чыкты.
    Иң мөһиме - елмаерга
    Оренбург өлкәсенең Понамаревка районында туган, Казанда үскән Зиләгә Канадага китеп урнашу уе педагогия иститутының чит телләр факультетын тә-мамлагач килә. КАИ чыгарылышы ире Ленарның дусты күптән Канададан сә-ламнәр җибәрә ич. Чит ил-дә беренче вакытта ул үзендә сыендырды да. Канадада үзләшеп китәсе җи-ңел түгел, мәсәлән, беренче көннән үк яшәү урыны кирәк, ә торак арендалау өчен - түләргә сәләтле бу-луыңны расларга. Миргалиевлар фатирга кергәндә Кытай татары түли алуга гарант булып торган иде. Чит җирдә милләттәшләр бер-берсенә бик теләп булышалар. Зиләгә французчасы бик шома булуның да ярдәме тиде, аның өчен бу "визит карточкасы" булды хәтта. Канадада белем эс-тәп, маркетинг һәм администрацияләү буенча икенче диплом алды. Банкка эшкә урнашты. Хәзер ул анда дәрәҗәле белгеч. Үз йортларын салдылар.
    -Тормышыбыз җитеш, хез-мәт хакы зарланырлык тү-гел. Кандада кешеләр таныш түгелләрме, танышлармы, бер-берсенә елмаялар. Кәеф иң төшкән чакта да йөзгә елмаю "элеп" яшәп ятабыз - ди әңгәмә-дәшем.
    Дүрт тел белүче балалар
    Әниләре кырында уйнап йөрүче кызчыклар Аделя белән Камилә мине тагын да гаҗәпләндерделәр. Алар берьюлы дүрт телдә - татарча, русча, французча, инглизчә иркен сөйлә-шәләр. Аделя татарча "Бә-хеттә, шатлыкта" җырының барлык куплетларын җырлап чыккач, түзмәдем:
    -Үзегез Казаннан, балаларыгыз, гомумән, Канадада туган, ә татарча матур итеп сөйләп торалар. Моңа ничек ирешә алдыгыз? - дип сорыйм.
    -Балалар белән бакчага биргәнче өйдә гел татарча сөйләштек, җырлар тыңладык, аралашканда кыен булмасын, дип "садик" алдыннан гына русчаны өй-рәттек. Алар бу яшьтә лакмус кәгазе кебек - барысын да тиз сеңдерәләр, - ди Зилә ханым.
    Камилә бакчага гына йөри, Аделя укучы инде. Бу илдә мәктәпкә биш яшьтә нуленчы сыйныфка баралар. Балалар 12 яшькәчә башлангыч сыйныфта укыйлар. Алтынчыга барырга яңадан имтиханнар тапшырырыга кирәк. Мәктәп чыгарылышлары туры колледжга баралар, аннары вузга.
    -Безнең мәктәптә махсус атналыкта төрле илләр тарихы өйрәнәләр. Мин Татарстан белән таныштырдым, татарлар турында сөйләдем, - дип елмая Аделя.
    Татар Канадада да Сабантуй ясый
    Монреаль татарлары җәм-гыяте рәисе буларак, Зилә ханым милләттәшләребезнең чит илдә ниләр майтаруы турында сөйлә-ми кала алмады.
    -Быел Монреальда 21нче Сабантуй уздырдык. Аны "Шалкан" әкияте сценариена нигезләп ясадык. Бик кызык булды. Җырладык-биедек, уеннарда катнаштык. Татарлар җыелып, Корбан бәйрәмен, Г. Тукай туган көнне билеләп үтә-без, чәк-чәк бәйрәмнәре оештырабыз. Бәйрәмнәр татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Татар ашлары пешереп киләбез. Төрле илләрдән җыелган милләттәшләр бер-берсен сыйлыйлар. Өйдә мин татар милли ашларын еш пешерәм. Күптән түгел чәк-чәк ясарга өйрәндем, - дип елмая әңгәмәдәшем.
    -Җирле халыкка татар өч-почмакларын ашатканыгыз бармы соң. Аларга ошадымы? - дип сорыйм аннан.
    -Дөресен әйткәндә, канадалыларның үз кухнялары бик ярлы. Алар чит илдән иң тәмле рецептларны үз-ләштерәләр, Азия, Кытай кухнясын яраталар. Ә безнең өчпочмаклар белән, миңа калса, теләсә кайсы чит ил кешесен яулап бу-ла, - дип шаярта Зилә ханым. Моның белән килешми булмый.
    Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: