Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Каникулсыз ноябрь: ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми

ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки...

ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез.

Чөнки 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килә. Әлеге үзгәрешләр Татарстанда кабул ителгән бәйрәмнәргә генә кагыла. Алар - 30 августтагы Республика көне, 6 ноябрьдәге ТР Конституция көне, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре.

Сүз уңаеннан: Татарстан депутатлары әлеге мәсьәләне 2014 елда бер тапкыр күтәреп чыккан иде инде. Ул вакытта канун проекты РФ Дәүләт Думасына юлланды, ә андагылар аны кабул итмәде. Ул вакытта барлык бәйрәмнәр хакында сүз барды.

---
Интертат.ру
№ --- | 22.09.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев