Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Ралинаны соңгы юлга озаттылар (фотореапортаж)

Бүген, 16 гыйнварда Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасы Казанның Киров районында, артистка яшәгән йорт ишегалдында узды. Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары...

Бүген, 16 гыйнварда Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасы Казанның Киров районында, артистка яшәгән йорт ишегалдында узды.

Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов, РФ Саклану министрлыгы, А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбле, Ралина белем алган уку йортлары вәкилләре, якыннары, дуслары килде.

Ралинаның җәсәде Россия Саклану министрлыгы күзәтчелеге астында Казанга махсус борт белән кайтарылган. Матәм чарасы дога уку белән башланды.

"Бүген безнең барыбыз өчен дә авыр көн, без Ралина белән хушлашабыз. Яшь, матур, алда дөнья кадәр перспективалары булган кызны, кызганычка каршы, шушы фаҗигале очрак бездән алып китте. Якты истәлеге булсын", - диде Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин үз чыгышында.

Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов Ралина Гыйльманованың үз укучысы булуын һәм аның белән һәрчак горурлануы хакында сөйләде: "Балаларның балалрына да мондый хәсрәтләр күрергә язмасын. Ралинаның әти-әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен", - диде ул.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин кайгы уртаклаклашу сүзләрен җиткергәч, "Кеше турында хәтер яшәгәндә, ул исән", - дип белдерде. Ралина укыган 15 нче татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлия Габдуллина уку йортында артистканың истәлек почмагы булдырылачагы хакында хәбәр итте.

Ралина Гыйльманова белән хушлашырга Краснодар краеннан аның булачак ире - ансамбль хоры җырчысы Михаил Васинның әнисе дә килгән иде.

Ралина Казанның Юдино бистәсендәге зиратта мөселманча җирләнде.

Исегезгә төшерәбез, Ралина Гыйльманова һәм Михаил Васин 25 декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажирлары иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләренә яңа ел концерты куярга тиеш иде.

Ралина Гыйльманова 1994 елда Казанда туа. Казан хореография училищесында укый, параллель рәвештә Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.«Кострома» балетында эшли, 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев