Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Каратэ буенча дөнья  чемпионатында өч алтын буалыларныкы (+фото)

Буа каратэчылары Рязань шәһәрендә узган каратэ буенча дөнья  чемпионатында катнашып,  өч алтын, биш көмеш, дүрт бронза медаль яуладылар.

Бәйгегә 15 илдән спортчылар җыелган. Көндәшләр -  Һиндастаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербайҗаннан,  Сербиядән һәм башкалар.

Буалы каратэчылары дүрт дисциплинада  катнаштылар һәм барысы да ярышлардан медальләр белән кайттылар. 18 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр категориясендә Миләүшә Латыйпова катада беренче, Кобудо катада икенче урын алды. М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы, 12-13 яшьлекләр категориясендә катнашкан Азамат Хәсәнов әлеге ике дисциплинада да беренче урыннар, нунчаки кумитэда икенче урын алды. Әлеге  уку йортында белем алучы Рамазан Исхаков  шул ук яшь категориясендә Кобудо катада икенче урын алды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева 10-11 яшьтәгеләр арасында Кобуда катада – беренче, катада һәм кумитэда икенче урыннар алды.

Моннан тыш Азамат, Рамазан һәм Камилла команда белән катада бронза медальгә  лаек булдылар.  Спортчыларны һәм таларның остазы – “Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ринат Хәсәновны баш әйләнерлек уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев