Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Карбызны ашарга ярыймы-юкмы? Тикшерү 1600 сум тора

Җәй җитү белән кулланучылар алдына карбыз "проблемасы" килеп баса. Сатучылар мактый-мактый "сырлылар"ны тәкъдим итә, халык тәмле сүзгә алданып сатып ала, ә белгечләр августка - алар Россиядә өлгергәнчегә кадәр ашыкмаска куша. Кемгә ышанырга? Монда карбызларга төгәл "диагноз"ны лаборатор тикшерү генә куя ала. "Вечерняя Казань" газетасы журналистлары кибеттән һәм урамдагы палаткадан сатып...

 

Җәй җитү белән кулланучылар алдына карбыз "проблемасы" килеп баса. Сатучылар мактый-мактый "сырлылар"ны тәкъдим итә, халык тәмле сүзгә алданып сатып ала, ә белгечләр августка - алар Россиядә өлгергәнчегә кадәр ашыкмаска куша. Кемгә ышанырга? Монда карбызларга төгәл "диагноз"ны лаборатор тикшерү генә куя ала.

"Вечерняя Казань" газетасы журналистлары кибеттән һәм урамдагы палаткадан сатып алынган ике карбызны, 6316 сумга төшереп, лабораториядә тикшерткәннәр инде. Бер атнадан соң нәтиҗәләр билгеле булган - кулларына "Продуктлар пробалары тикшерү нәтиҗәләре буенча Таможня берлегенең "Азык-төлек прдукциясенең куруынычсызлыгы турында"гы техник регламенты таләпләренә җавап бирә" дигән бәяләмә алганнар. Ике очракта да карбызлардагы кадмий, кургашын, терекөмеш, мышьяк, шулай ук пестицидлар күләме нормативтан кимрәк булган. Нитратлар микъдары да иртә өлгерүче карбызларны теләсә күпме ашарга яравын раслаган. Материалда "Роспотребнадзор"ның ТР буенча Идарәсе пресс-секретаре Миләүшә Җамалиеваның фикере дә бирелгән. Ул Россиядә карбыз-кавыннарның масса төсендә реализацияләү вакыты август аена туры килүен, ә аларны иртә өлгертер өчен фермерларның төрле ашламалар куллану ихтималын әйткән. Азотлыларның күп булуы исә бакча культуралары йомшагында нитратлар туплануга китерә. Татарстан кулланучылар Берлеге Советы рәисе Марс Исмәгыйлев шәхсән үзе карбыз ашар өчен җәй азагын көтүен әйткән, башкаларга да аларны әлегә сатып алмаска киңәш иткән.

Ә бездә карбыз-кавыннарны нитратка, авыр металлар тозларына, пестицидларга тикшертү мөмкинлеге бармы соң?

- Без бакча җимешләрен нитратка, пестицидларга, авыр металл тозларыннан кургашынга һәм кадмийга тикшерәбез,- ди "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең санитария-химия лабораториясе лаборанты Гүзәл Гыймадиева. Шулай ук түләүле нигездә. Казандагы кебек үк кыйммәт түгел, әмма өч төрле анализ өчен (аларны аерым-аерым эшләтергә дә була) шактый зур сумма - 1600 сум түләргә кирәк булачак. Моның өчен килешү төзергә, анализ өчен булган сумманы банк аша түләргә һәм карбызны лабораториягә китерергә кирәк. Анализларны берникадәр тизрәк - 2-3 көндә өлгертәчәкләр. Тик тикшерү барган арада кибеттәге "бакчалылар" сатылып бетеп, алар урынына икенче партия кайтарылырга мөмкин бит. Кемнең генә карбыз ашыйсы килгән саен бүгенге бәя белән уртача зурлыктагы 6-7 карбыз сатып алырга җитәрлек акчаны чыгарып салырга теләр икән. Гүзәл Гыймадиева белдерүенчә, әлегә андыйлар юк та.

- Лаборатория хезмәткәрләре "Роспотребнадзор" белгечләре белән бергә төрле сәүдә нокталарында сатылучы бакча культураларын планлы рәвештә һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрәләр. Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән җимешләр сатудан алына. Быел тикшерүләр булмады әле,- ди ул. Ә үзәк базарда сатылучы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария эксперизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан һәрвакыт нитрат күләменә тикшерелә. Ул нормативтан артканда, продукция саттырылмый.

Ашаргамы-ашамаскамы, тикшертергәме-тикшертмәсәме - һәркемнең үз эше. Шәхсән үзем кавын-карбызны шул бәягә тикшертмим дә һәм әлегә ашамыйм да.

Әлфия Әсхәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәй җитү белән кулланучылар алдына карбыз “проблемасы” килеп баса. Сатучылар мактыймактый “сырлылар...