Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Карлы авылы имамы Җәмил Фәхретдинов велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена

Бару һәм кайту ягына 11 меңнән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул. Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле "аргамагында" чыгып китеп, Болгар, Ульяновск, Ундоры, Буа, Кайбыч, Казан аша үтеп, кире әйләнеп кайткан. 340 километрлы...


Бару һәм кайту ягына 11 меңнән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул.
Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле "аргамагында" чыгып китеп, Болгар, Ульяновск, Ундоры, Буа, Кайбыч, Казан аша үтеп, кире әйләнеп кайткан. 340 километрлы икенче походында ул дүрт көндә велосипедта Алексеевск, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарын ураган.
Якын арада - май уртасында Җәмил тагын сәяхәткә җыена. Бу юлы сәфәрдәше белән Башкортостан ягына җыеналар. 2000 километр ара үтеп, ызандаш республиканың иң матур урыннарын күреп кайтырга исәпләре. Инде маршрут төзелгән, велосипедлар әзер. Аларда озын сәфәргә чыкканда нәрсәләр алырга кирәк? Юлда нинди хәлләргә очраганнар? Экстремаль сәяхәткә чыгуның максаты нинди? Бу хакта тулырак язманы "Байрак"ның 29 апрель санында укрсыз.
Сүз уңаеннан, Җәмил Фәхретдинов аның кебек велосипедларда сәяхәткә чыгарга теләүчеләр белән аралашырга әзер. Аның телефон номеры редакциядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бару һәм кайту ягына 11 меңнән көннән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп...