Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Карлы юлында исерек йөртүче ДТП ясаган

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, февраль аенда кичен Карлы авылына табан хәрәкәт итүче "Лада-Ларгус" автомобиленең йөртүчесе исерек була. Ул тизлекне арттырып, дистанция сакламыйча, алда баручы «ИЖ-2126030» автомобиленең артына килеп керә. Нәтиҗәдә алдагы автомобиль руле артындагы автолединың сәламәтлегенә зыян килә, ул район үзәк дәваханәсенә озатыла. Суд-медицина хатын-кыз авария вакытында...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, февраль аенда кичен Карлы авылына табан хәрәкәт итүче "Лада-Ларгус" автомобиленең йөртүчесе исерек була. Ул тизлекне арттырып, дистанция сакламыйча, алда баручы «ИЖ-2126030» автомобиленең артына килеп керә. Нәтиҗәдә алдагы автомобиль руле артындагы автолединың сәламәтлегенә зыян килә, ул район үзәк дәваханәсенә озатыла. Суд-медицина хатын-кыз авария вакытында авыр дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган нәтиҗә чыгара. Исерек килеш юлга чыгып, кеше сәламәтлегенә зыян салган йөртүченең эшенә суд нокта куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев