Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кайбычтагы фаҗига: "Кызы әнисенең үлгәненә ышанасы килми..."

Әлеге вакыйга бөтен республиканы шаулатты.

Чыннан да бик катлаулы, кызганыч, ике гаиләне дә кара кайгыга салган каза булды бу. Җәнлек-җанварларның авылларга ияләшүе, үзләрен кешеләрнең ихаталарында хуҗаларча тотуы, кешеләрнең малларын аулавы турында без күп тапкырлар язып чыктык. Әлеге фаҗига нигезендә дә нәкь менә шул ята. — Хәзер авыл җирлегендә бүре яки төлке йорт хайваннарына һөҗүм итә икән, аларны бары тик Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки полиция хезмәткәре генә атып үтерә ала. Аучы моны эшләргә хокуклы түгел. Хәзер аучылык законнарын шуның чаклы үзгәрттеләр ки, мин хәтта карганы да атарга тиеш түгелмен. Минем моңа хокукым юк, - ди аучы Мансур ага, Кайбычтагы хәлләргә бәя биреп. Менә шуңа күрә ерткыч хайваннар шәхси йортларга ияләште.    *** Тикшерү материалларына күз салсаң, менә шулар билгеле. Кабат-кабат төлке һөҗүменнән гарык булган Вәлиуллиннар да, ничарадан бичара дигәндәй Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигьмәтҗәновка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Үзен хуҗаларча тоткан төлкене ничәмә-ничә тапкыр күргән мәрхүмә Диләрәнең тәмам теңкәсенә тигән бу җанвар, күрәсең. Берничә тапкыр борчулы шалтыратудан соң Фидәил әфәнде Диләрә һәм Ринат Вәлиуллиннар белән алдан ук сөйләшеп төлкене ауларга булалар. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы (махсус рөхсәт кәгазе бар) да була.    Фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицалары, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраганнар. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке.    Баштан өчәү ауда торганнар, әмма берникадәр вакыттан соң Диләрә ирләр яныннан китеп бара. Шулчак караңгылыкта ялтыраган күзләргә охшаган яктылык күреп ала Фидәил белән Ринат. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр шул якка атып җибәрә. Нидер гөрселдәп аугач кына ирләр моның кеше икәнлеген абайлап алалар, килсәләр, яраланган Диләрә ята. Баксаң, ул башына фонарь киеп сарайга чыккан икән. Ире аны тиз арада хастаханәгә китерә, ләкин Диләрә күп кан югалтудан вафат булган.   Диләрәнең ире әлеге хәл турында берничек тә сөйли алмады, ул бу фаҗигадән әле дә айный алмый.  —  Чакырдык, килде, шулай булыр дип, кем уйлаган соң аны, - диде ул.  ТР Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев исә Фидәил Вәлиуллин белән очрашып сөйләшүен белдерде. — Бик авыр кайгы, сүз дә юк. Фидәил дә нык кайгыра. Ринат белән Фидәил төлке күзенә оүшаган яктылык күргәч, баштан фонарь белән яктыртып караганнар, шул да кебек, юк та кебек, янә яктыргач, ир атарга булган, - дип сөйләде ул.    Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне аңлата. —  Шикләнелүче, сарай артында йөри дип уйлап, «төлке»гә ике тапкыр аткан, пуля Диләрә Вәлиуллинаның күкрәк читлеген яралый. Хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр, әмма юлда ул вафат була, - дип аңлата  Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.   Диләрә белән Ринат Вәлиуллиннар әле бер ай элек кенә олы улларын армия сафларына озатканнар. Ә кече кызлары сигезенче сыйныфта белем ала.    Мәрхүмәне җирләргә бөтен авыл халкы җыелган. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, әнисен улы җирләргә кайта алмаган. Кызының да аны исән килеш истә тотасым килә дип, газизкәенең үле гәүдәсенә карамаган. Бу җинаять эше нәрсә белән тәмамланмасын — әлеге вакыйга ике гаилә өчен зур фаҗига. Шулай ук республика өчен җитди проблема да ачыкланды - төлкеләр авылларга һөҗүм итә һәм халык мөстәкыйль рәвештә аларны җиңә алмый.  

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Шәһри Казан

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X