Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кайбыч авылыннан Дания Ваһапова “Ак чәчәкләр” конкурсы номинанты. Якташыбыз өчен тавыш бирегез!

Моның өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтына керергә, сул баганадагы "Конкурсы"га, аннан "Ак чәчәкләр-2016"га басарга кирәк. Шуннан соң әлеге республика конкурсы номинантлары исемлеге пәйда булачак. Дания Сәлимҗановна Ваһапова "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә өченче булып язылган. Тавыш бирү өчен аның исеме каршындагы түгәрәккә басарга, картинкадагы текстны кертергә һәм "отправить"...

Моның өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтына керергә, сул баганадагы "Конкурсы"га, аннан "Ак чәчәкләр-2016"га басарга кирәк. Шуннан соң әлеге республика конкурсы номинантлары исемлеге пәйда булачак. Дания Сәлимҗановна Ваһапова "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә өченче булып язылган. Тавыш бирү өчен аның исеме каршындагы түгәрәккә басарга, картинкадагы текстны кертергә һәм "отправить" төймәсенә басарга кирәк. Әйдәгез, аңа тавыш бирүдә җиңәргә булышык. Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Дания Ваһапова моңа лаек. Ул хезмәт юлын 1982 елда Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң башлый. 1991 елдан бирле Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пунктын җитәкли. Төрле конкурсларда, семинарларда актив катнаша, "Иң яхшы фельдшер" конкурсында күп мәртәбәләр беренче урын яулады, Кайбыч авыл җирлеге депутаты һәм фельдшерларның район советы рәисе урынбасары булып тора. Якташыбыз күп санлы Мактау грамоталарына һәм пациентларыннан рәхмәт хатларына ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев