Кайбычтан Дания Ваһаповага уңышлар телибез
Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапованың "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсының "Ел медицина хезмәткәре" номинациясе номинанты булуы турында хәбәр иткән идек инде. Кичә алар белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин очрашты. Ә бүген 16 сәгатьтә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Тугызынчы мәртәбә үткәрелүче...
Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапованың "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсының "Ел медицина хезмәткәре" номинациясе номинанты булуы турында хәбәр иткән идек инде. Кичә алар белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин очрашты. Ә бүген 16 сәгатьтә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Тугызынчы мәртәбә үткәрелүче чараның бер традициясе - җиңүчеләрнең берсенә автомобиль бүләк ителәчәк. Райондашыбызга җиңүче булуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев