Казан-Буа-Ульяновск трассасында инспекторлар “Лада Калина” автомобилен ни өчен туктаттылар?
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 май көнне төнге 12 тулганда ЮХИДИ инспекторлары Казан-Буа-Ульяновск трассасында “Лада Калина” автомобилен туктаталар.
Йөртүче - 1984 елгы Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче ир-ат транспортның багажнигына акциз маркалары һәм рөхсәт документлары булмаучы Казахстанда җитештерелгән 40 данә шешә аракы төягән була. Бүгенге көндә аның товары алынды, шешәдәге сыеклык экспертизага җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев