Байрак
  • Рус Тат
  • Казан-Төмән-Тобольск маршруты буйлап. Буа укучылары Себер якларына китте (+фото)   

    Шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучылары Талия Рәхмәтуллина җитәкчелегендә Казан, Төмән, Тобольск шәһәрләренә сәяхәткә китте.  Сәяхәтнең максаты - Себер яклары аның тарихы белән танышу. Алар беренче рус басып алучысы Ермак, император Романовлар белән бәйле тарихи урыннарда булачаклар. 

     

    Себергә сәяхәт “Мәдәният”  Россия милли проекты кысаларында оештырыла. “Император маршруты”  Россиянең тарихи-мәдәни һәм рухи асылын торгызу, рус мецатлары, игелекле кешеләре турында танышуны да күздә тота.

    Буалы укучылар үзләре белән Идел буе халкының тормышын, мәдәниятен чагылдырган сувенирлар да алып киттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: