Байрак
  • Рус Тат
  • Казан-Ульяновск трассасында ДТП: каза күрүчеләр бар (+фото)

    1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан алынган мәгълүматларга караганда, кичә 21 сәгать 26 минутта Казан-Ульяновск трассасында, Апас районының Шонгыт торак пункты янында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы, анда каза күрүчеләр булуы хакында хәбәр килеп ирешә.

    Авариядә “КамАЗ” белән “Шевроле Нива” бәрелешкән. Нәтиҗәдә соңгысының йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алып Буа һәм Апас районнарының үзәк дәваханәсенә озатыла. Ә “КамАз” ның йөртүчесенә зыян килмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: