Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда ун айлык кыз паркта агулы гөмбә табып ашаган

Әнисе белән Җиңү паркында ял иткәндә кызчык үлән арасыннан әлеге үтергеч гөмбәне алып авызына каба. Баланы тиз арада балалар республика клиник дәваханәсенә китерәләр. Бу аңа исән калырга ярдәм итә. Табибилар баланың хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр. Хәзер, гөмбә сезонында, үкенечле хәлләр булмасын өчен түбәндәгеләрне истән чыгармагыз: Гөбәләрне трасса янында, промзонада...


Әнисе белән Җиңү паркында ял иткәндә кызчык үлән арасыннан әлеге үтергеч гөмбәне алып авызына каба. Баланы тиз арада балалар республика клиник дәваханәсенә китерәләр. Бу аңа исән калырга ярдәм итә. Табибилар баланың хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр.
Хәзер, гөмбә сезонында, үкенечле хәлләр булмасын өчен түбәндәгеләрне истән чыгармагыз:
Гөбәләрне трасса янында, промзонада җыймагыз. Алар губка кебек барлык зарарлы матдәләрне үзләренә сеңдерәләр.
Гөмбәне кулдан сатып алмагыз. Беренчедән, аның кайдан җыелганын белмисез. Икенчедән, арада агулысы булмас дип беркем гарантия бирә алмый.
Картайган гөмбәләрне кәрҗингә салмагыз, аларда зарарлы матдәләр күп туплана, тәмсезрәк тә булалар.
14 яше тулмаган балаларга һәм өлкәннәргә гөмбә ризыклары ашарга бөтенләй дә ярамый. Ул ашказаны өчен бик авыр эшкәртелүче ризык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнисе белән Җиңү паркында ял иткәндә кызчык үлән арасыннан әлеге үтергеч гөмбәне алып авызына каба.