Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Казма авылыннан Мөхәррәм Мөбәрәкшин чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен ничек белә?

Мөхәррәм абый 1985нче елдан инкубаторда үз йомыркаларыннан чеби чыгарып сату белән шөгыльләнә. Ул бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белә. Тавык булса - башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә икән. - Әлеге тәҗрибә 90 процент очракта дөреслеккә туры килә. Чеби чыкканнан соң,...

Мөхәррәм абый 1985нче елдан инкубаторда үз йомыркаларыннан чеби чыгарып сату белән шөгыльләнә.

Ул бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белә. Тавык булса - башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә икән.

- Әлеге тәҗрибә 90 процент очракта дөреслеккә туры килә. Чеби чыкканнан соң, аны бер тәүлек буе ашатмыйм әле мин. Чөнки эчендәге күкәй сарылары бетәргә тиеш. Шуннан соң тары яки манный ярмалары сибәбез. Бер тәүлектән соң каты итеп ясалган чәй эчерә башлыйм. Аны өч тәүлеккә чаклы эчерәм. Бер атнадан соң иртән иртүк маргонцовкалы су бирәм. Болар икесе дә чебиләрнең ашкайнату системасын чистартырга ярдәм итә.

фото: kto-chto-gde.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев