Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Күңелем һәм тәрбиям шундый”

Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания Низамованы Буа районында яшәүчеләргә татар халкының милли җәүһәрләрен – классик җырларын пропагандалаучы, дип әйтү ялгыш булмастыр. Гармунын сыздырып, үтә бер нечкә тавыш белән халык күңеленә сала ул аларны. Моннан тыш моңлы итеп мөнәҗәтләр дә әйтә.

Нурдания Низамова – гап-гади авыл хатыны. Хәзер инде лаеклы ялда. Гомерлек һөнәрен дә изгесен сайлаган – медицина сумкасын кыстырып, көн дими, төн дими авылның пычрак, буран тутырган юлларыннан авыруларга ярдәмгә ашыккан шәфкать туташы ул. Наратбашлылар белән очрашып сөйләшсәң, аны мактап туя алмаслар, алай гына да түгел, авыл фельдшерының карусызлыгы, кече күңеллелеге хакында мисаллар да китереп сөйлиләр. Бер генә гомерне коткармады инде Нурданиябез, елый-елый рәхмәт укыган чаклар да күп булды, диләр.

– Әнием 98 яшендә вафат булды. Ул гомер буе коръән кануннары белән яшәде, анда язылганча изгелек кылырга өйрәтте. Хәзер дә Буага барам икән, күршедәге ялгыз карчыкларга берәр әйбер алып кайтырга кирәкмиме, дип сорыйм. Моны мин изгелек кылыйм әле, дип эшләмим, күңелем һәм тәрбиям шундый, - ди ханым.

Әни тәрбиясенең тагын бер көчле ягын күрсәтик. Аны, җиде туганны бер йодрыкка төйнәү, дип атыйк. Нурдания ханым, аның дүрт кыз, ике ир туганы бер-берсенең хәлләрен сорашып, шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып яшиләр. Бу бердәмлекне нәсел дәвамчыларына да җиткерәләр.

Нурдания ханым да. Ул да хак динебез кушканны балаларына да сеңдергән. Бер мисал – аның Казанда яшәүче кызы ирен татарча сөйләшергә, дин тотарга өйрәткән. Югыйсә, ир руслар күп яши торган авылда туып-үскәнгә күрә бу мохиттән бик ерак булган. Хәзер ул ураза тота, догалар ятлый, мәчеткә сәдакасын илтә.

Өченче буын – Нурдания Низамованың җиде оныгы да бу кагыйдәләрне өйрәнеп үсә. Авылга әбиләре янына кайткач, аңа кушылып “Туган тел” җырын башкаралар, Буа тарихы хакында сөйләгәнен кызыксынып тыңлыйлар.

– Үткәне булмаганның киләчәге юк, диләр. Кеше үзенең туган җирен, аның гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Шул инде татар халкының милли байлыгы. Үз җирендә үскән җимеш тә татлы бит, өйрәнсеннәр, белсеннәр иде, - ди героинябыз.

Шулай ук ул оныкларына милли көйләрне – “Керим әле урманнарга”, “Зәңгәр күлмәк”, “Шахта көен” җырларын башкара. Республиканың алтын фондына керүче әлеге җырларның авторларын, сәхнәгә кем алып чыгуын һәм шул легендар җырчылар хакында мәгълүмат җиткерә.

Буалылар да әлеге күңелгә якын моңны көтеп алалар. Чараларда, мәҗлесләрдә өлкән яшьтәгеләр динне, Аллаһы тәгаләне зурлаган көйләүләрне бик теләп башкара.

– Кечкенәдән мөнәҗәтләр көйләдем. Әлеге дә баягы әни нәсыйхәте белән. Алдан аз куплетлыларны, аннан озынракларны өйрәндем, - ди Нурдания Низамова.

Мәкалә героемның тагын бер сыйфатына да игътибар итми булмый: аның милли киемнәренә.

– Калфакларым күп. Әни истәлеге булып калганнарны да киям, үзем дә берничәне сатып алдым. Халкыбызның бу атрибуты бик ошый. Шулай ук мөселман яулыкларын да бәйләргә яратам. Минем күңелем кабул иткән стильләр алар, - ди ул.

Яулыклар дигәннән, Нурдания ханым күптәннән инде мәчеткә барып, дәресләр ала. Гарәпчә укырга, язарга өйрәнә, догалар ятлый, вәгазьләр тыңлый. Беррәттән өмәдә дә катнаша: авыл мөслимәләре белән мәчетне юалар, пәрдәләрне, келәмнәрне сафландылар, территориясен чүп-чардан арындыралар. Үзе әйтүенчә, Ходай йортыннан кайткач, күңеле чистарынып китә, күңелендә җиңеллек кичерә башлый.

Шуңа күрә авыл башындагы йортта озак еллар буе ялгыз яшәгән тол хатын үзен бервакытта да яклаучысыз, саклаучысыз итеп тоймый. “Кечкенәдән Аллаһы тәгаләм бар, ул ташламасын, дип теләргә күнеккәнмен”, - ди ханым.

Изге күңелегез өчен рәхмәт Сезгә, Нурдания ханым!

Әлфинур Йосыпова.

Буа шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев