“Халык колыны” конкурсы җиңүчесе Наталья Лаврентьева: “Мин Магнатка кишер, алма алып киләчәкмен”
Бүген “Халык колыны” конкурсы җиңүчесе Наталья Лаврентьева, вәгъдә иткәнебезчә, журналистлар белән бергә ипподромга героебызга исем кушарга барды. Ул бирегә кызы Милена белән килде.
-Мин колынны күрүгә гашыйк булдым. Шундый матур, кечкенә ул. Беренче тапкыр атлар белән шулай якыннан танышам. Бүгеннән башлап бирегә киләчәкмен, үзем исем кушкан колынны алма, кишер белән сыйларга исәп, - диде ул.
Исем кушкач, ипподром хезмәткәрләре Натальяны да, кызы Миленаны да атта утыртып йөрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев