Байрак
  • Рус Тат
  • Әхмәт Рәшитне озатканда хатыны Мәдинә Маликова: «Соңгы вакытларда сөйләшә дә, су да сорап алмый иде»

    Халык күңеленә чын мәгънәсендә халык шагыйре булып кереп калган тагын бер кадерле шәхесебез – Әхмәт Рәшит бакыйлыкка күчте.

    Халык шагыйре, чөнки аның сүзләренә язылган җырлар күптән инде халык җырына әйләнде. Халык әдибе, чөнки ул да бит тугыз яшеннән тома ятим калып, халык тәрбиясендә үсте. «Әхмәт абый, тагын «Зәңгәр күлмәкне» халык җыры дип әйттеләр». Аңа әнә шулай зарланган чаклар еш була иде. Әмма аның моңа әллә ни исе дә китмәде сыман. Җыр яши бит, дип әйтү белән чикләнә иде.   Язмышын Тукай белән чагыштыру да очраклы һәм купшылык өчен әйтелгән сүз түгел. Сеңлесе белән ятим калуын, ахыр чиктә сеңлесенең дә вафат булуын, аның каберенә Үзбәкстанга кадәр озын-озак юллар үтеп, авылда үскән шомырт чәчкәләрен салуын без укып та, ишетеп тә белә идек.   Еллар узган саен әнинең сурәте тоныклана, дип үрсәләнгәне дә истә. Ул бит зарланып яки нәрсәнедер әйтеп шуны ярты юлда калдыра торган кеше түгел. Бу юлы да шулай булды. Бер рәссамга әйтеп, әнисенең портретын иҗат иттерде. Үзенең истә калганнарын сөйләп, авылдашларыннан сорашып мөмкин кадәр төгәл итеп ясатырга тырышкан ул аны. Тагын, әнисенә атап ясаткан кабер ташын кадерләп төреп, машинада сабый бала сыман кадерләп кочаклап кайтканы күз алдында…   Газета битләрендәге публицистик язмалары үтә кыю һәм истә кала торган иде аның. Каләмдәше, шагыйрь Зиннур Мансуров та кыюлыгын искә алды: – Әдип булыр өчен язучылык таланты гына җитми, кешелек таланты да кирәк. Шул чакта гына зур уңышларга ирешергә мөмкин. Әхмәт абыйда бу ике талант та бар һәм бик зур иде. Кешелек таланты дигәндә мин, әлбәттә, безнең халкыбызга хас иң күркәм сыйфатларны күз алдына китерәм. Шулар өстенә аңарда ихласлык бик мул иде. Ул намусы кушканча иҗат итте, намусы кушканча яшәде.   Зиннур Мансуров Әхмәт Рәшитнең мәктәптә укыганда ук ятимнәр хакын хаклап Сталинга татарча хат язуын да искә алды: – Мәктәп елларындагы кыюлык аны гомер буе озатып барды. Мәсәлән, совет елларында «Татарстан» радиосының эфир сәгатьләре кимеде. Бу җәһәттән Әхмәт абый янә КПСС Үзәк комитетына хат юллады һәм радиокомитетның эфир вакытын арттыруга иреште. Шигырьләр, җырлар язу белән беррәттән, поэмалар шагыйре дә иде. Ул төрледән-төрле формада, төрле темаларга багышланган дистәдән артык поэма иҗат итте. Заманында «Минем шәҗәрәм» дигән поэмасын халык яратып кабул итте. Бу әсәр безнең милли тамырларыбызны барлауга багышланган иде. Ә бит ул заманда милли тарихыбызга беркадәр табу да салынган иде. Әхмәт шушы әсәрдән соң тарихи темага кереп китте һәм Сөембикә, Кол Шәриф кебек асыл затларыбыз турында күләмле әсәрләр язды. Аларны ул елларда бастыру гына түгел, радиодан яңгырату да бик кыен иде. Шулай да, бу әсәрләр буенча радиопостановкалар да эшләнде.   Авылдашы Рифат Сәлах тыйнаклыгын искә алды: – Әхмәт абый безгә балачактан үрнәк булды. Без аны кечкенәдән зур язучы, олы шәхес дип белеп үстек. Аны бала чагыннан ук шагыйрьлеккә хөкем ителгән, дип әйтеп була. Рәшитовлар нәселендә шигырь язу элек-электән булган, ятим үскән. Сеңлесе белән икәү генә калулары Әхмәт абыйны Тукай дәрәҗәсенә күтәргәндер дә әле. Ул – чын талант. Ләкин безнең авылга хас бер сыйфат бар, ул – бик каты тыйнак иде. Талантын күрсәтеп, мактанып йөри белмәде. Зур премияләре дә булмады, соңгы вакытларда китаплары да азрак чыкты.   Язучы Мәдинә Маликова Әхмәт абый белән 45 ел бергә яшәүләрен искә алды. Әхмәт мине гомер буе яратты һәм шуны гомер буе раслап килде, диде: – Миңа бүләкләрне дә антиквар кибетеннән ала иде. Мәсәлән, көмеш билбау бүләк итте. Бервакыт шул кибеткә кергән идем, көмеш билбауны күргәч, сатучылар, сезнең ирегез ел саен килә һәм бик затлы әйберләрне ала, дип әйткәннәр иде. Шуннан соң мин «Көмеш билбау» дигән роман яздым һәм китапның тышлыгына Әхмәт бүләк иткән көмеш билбауның сурәтен куйдым. Чөнки күпме генә эзләсәк тә, аннан да матур, затлы билбауны таба алмадык. Ул мине менә шул билбау кебек уратып алды, гомер буе саклады, бүләкләре шулкадәр истәлекле иде. Багышлап шигырьләр язды һәм беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Эче пошкан вакытлар да булгандыр, ләкин һичкайчан да, 45 ел яшәү дәверендә, әйдә аерылыйк, дигән сүзне әйтмәде. Мин аны, әлбәттә, кадерләдем. Чөнки аңлый идем, ул минем өчен туган дип әйтерлек ир булды. Бәхил бул, җаныкаем. Соңгы вакытларда сөйләшә дә, су да сорап алмый иде, ләкин күзе белән мине гел күзәтеп торды. Ярый, миңа бер юаныч: кулымда җан тәслим калды. Төсе булып улы калды. Алла боерса, ул атасын догадан калдырмас…   Әхмәт Рәшит әманәте үтәлде. Аның теләге буенча, ул туган авылы – Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнде. Авыл тагын бер улын үзенә кабул итте. Мәңгелеккә…  

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30574

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: