Кичә Буа районы егете Казанда үткәрелгән “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию проекты финалында җиңде
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буа районы егете Казанда үткәрелгән “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию проекты финалында җиңде

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” бию проектының финалы 27 август кичендә Кабан күле яр буенда узды.

Анда катнашучыларның база бию хәрәкәтләрен белүе, пластикасы, тапкырлыгы, импровизация  бәяләнде. Иске Суыксу авылында туып үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче 33 яшьлек Рамазан  Җамалетдинов  бәйгенең финал  этабына кадәр җитте. Финал сынауларын да уңышлы үтте. Нәтиҗәдә  ул да, аның биюче көндәше дә беренче урын алды.   Ике җиңүче дә 150шәр мең сум күләмендә премиягә лаек булдылар.

Рамазан Ринат улы Җамалетдинов биюче, педагог, хореограф. 2015 елдан Казан шәһәр филармониясе, “Казан” бию ансамбленың балет артисты. Быел аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев