Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Адав-Толымбайда янгын чыкты (+ фото)

111 номерлы янгын частена анда йорт януы турында хәбәр киче сәгать cигезенче яртылар тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 8х5 метр үлчәмле бүрәнә, түбәсе шифер белән ябылган, ут кергән, газлаштырылмаган, 2х8 метр үлчәмле такта верандасы булган йортның түбәсе тулысынча яна торган була. Аларны каршы алган күршеләре йортта беркем дә...

111 номерлы янгын частена анда йорт януы турында хәбәр киче сәгать cигезенче яртылар тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 8х5 метр үлчәмле бүрәнә, түбәсе шифер белән ябылган, ут кергән, газлаштырылмаган, 2х8 метр үлчәмле такта верандасы булган йортның түбәсе тулысынча яна торган була. Аларны каршы алган күршеләре йортта беркем дә яшәмәвен әйтәләр. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе, верандасы янып бетә, өлешчә диварларына зыян килә. Буа һәм Чүпрәле районары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлекчәсе инспекторы Айдар Хәйруллин әйтүенчә, янгын ут белән саксыз эш итү белән бәйле сәбәпләр аркасында килеп чыккан булырга мөмөкин. Ут тиз таралуга исә янгынны соң күрү, соң хәбәр итү һәм көчле җил китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев