Кичә Буада бала бәрдерделәр
Кичә 18 сәгать 49 минутта шәһәрнең Космовский урамындагы 35 номерлы йорт каршысында 2006 елгы бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, автоюгычтан төп юлга чыгып баручы “Лада Приора” автомобиле велосипедта килүче ир баланы күрми, нәтиҗәдә аны бәрдерә. Баланың кулы имгәнә, аңа тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев