Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буада чыккан янгын кеше үлеме белән очланды (+ фото)

111 номерлы янгын частена шәһәрнең Муса Җәлил урамында йорт януы турында киче сәгать 8 тулганда хәбәр итәләр. 6 минуттан бәла урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алалар һәм йорт эчендә кеше калу ихтималын әйтәләр. Шулай булып чыга да - озак та үтми кухня идәнендә яткан 1969 елгы ир-ат мәетен...

111 номерлы янгын частена шәһәрнең Муса Җәлил урамында йорт януы турында киче сәгать 8 тулганда хәбәр итәләр. 6 минуттан бәла урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алалар һәм йорт эчендә кеше калу ихтималын әйтәләр. Шулай булып чыга да - озак та үтми кухня идәнендә яткан 1969 елгы ир-ат мәетен табып алалар.

Янгын электр көнкүреш җиһазын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау аркасында чыккан дип фаразлана. Ни кызганыч, һәлак булган йорт хуҗасы белән янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы А. Филин, полициянең участок вәкиле Р. Шәрәфетдинов әле үткән елның 22 декабрендә генә "Торак-2017" операциясе барышында инструктаж үткәргән, янгын куркынычсызлыгы турында памятка тапшырган булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев