Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Буада ДТП булды, каза күрүче дәваханәгә озатылды

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә көндез 11 тулганда шәһәрдә юл-транспорт һәлакәте булды – Жорес һәм Вахитов урамнары кисешкән урында “Хендай” һәм “КамАЗ” автомобильләре бәрелеште.

Инспекторлар белдерүенчә, авариядә 1982 елгы җиңел автомобиль йөртүче гаепле, ул “Юл бир” билгесе булуына карамастан, хәрәкәт итә һәм “КамАЗ”га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ул каза күрә, район үзәк дәваханәсенә озатыла. Җиңелчә дәрәҗәдә генә тән җәрәхәтләре алу сәбәпле ул өенә җибәрелә. Ә “КамАЗ” автомобиленең 53 яшьлек йөртүчесенә зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев