Байрак
  • Рус Тат
  • Кичә Буадагы квартираларның берсендә ишек ачучы булмагач коткаручылар чакыртканнар (+фото)

    1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хәбәр итүенчә, кичә, 19 ноябрь көнне, 20 сәгатьтә Буа шәһәрендәге Гагарин урамындагы йорттагы квартираларның берсендә 1958 елгы инвалид хатын-кызның өч көн өйдән чыкмавы, якыннары белән хәбәрләшмәве турында хәбәр алына.

    Аның кызы квартирага ишекне җимереп үтү өчен коткаручыларны ярдәмгә чакыра. Махсус кораллар белән квартира ишеген ачканнан соң хатын-кызны авыр хәлдә  күрәләр. Коткаручылар аны носилкаларда Ашыгыч ярдәм машинасына кадәр чыгаралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: