Кичә кич Буада “LAND ROVER” автомобиле дамба астына “очты”
Бу хәл кичке сәгать 9 туларга 5 минутта Казан - Ульяновск автоюлының 111нче километрында, "Орхидея" комплексы тирәсендә була. Ульяновск ягыннан килүче чит ил автомобиленә 1978 елгы ир-ат идарә итә. Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайламау аркасында юлның уң ягына төшә һәм коймага менә. ДТП нәтиҗәсендә аның пассажиры -...
Бу хәл кичке сәгать 9 туларга 5 минутта Казан - Ульяновск автоюлының 111нче километрында, "Орхидея" комплексы тирәсендә була. Ульяновск ягыннан килүче чит ил автомобиленә 1978 елгы ир-ат идарә итә. Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайламау аркасында юлның уң ягына төшә һәм коймага менә. ДТП нәтиҗәсендә аның пассажиры - 1988 елгы хатын-кыз зыян күрә. Ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев