Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә Татарстанда давылда ике кеше үлгән. Бүген һәм иртәгә синоптиклар тагын көчле җил, яңгыр, боз вәгъдә итә

Үлемнәрнең берсе Мамадышта, икенчесе Түбән Кама районының Красная Кадка авылында булган. Мамадышта 1971 елгы ир-ат көчле җилдә өзелеп төшкән электр чыбыкларыннан ток суккан, ә 56 яшьлек укытучы хатын-кыз өстенә әйбер төшеп һәлак булган. Мамадышта давыл бер йортның түбәсен каерып, юлның икенче ягындагы "КамАЗ" автомобиле өстенә ташлаган, башка казалар да бар....



Үлемнәрнең берсе Мамадышта, икенчесе Түбән Кама районының Красная Кадка авылында булган. Мамадышта 1971 елгы ир-ат көчле җилдә өзелеп төшкән электр чыбыкларыннан ток суккан, ә 56 яшьлек укытучы хатын-кыз өстенә әйбер төшеп һәлак булган. Мамадышта давыл бер йортның түбәсен каерып, юлның икенче ягындагы "КамАЗ" автомобиле өстенә ташлаган, башка казалар да бар. Ә Красная Кадкада һәр өченче йортның түбәсе каерылган, автомобильләргә зыян килгән, электр чыбыклары өзелгән. Кешеләр давылдан качып подвалларда утырганнар.
Синоптиклар 30 июньгә, 1 июльгә дә урыны-урыны белән секундына 27 метрга җитүче көчле җилләр, яңгыр һәм боз көтелүен фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үлемнәрнең берсе Мамадышта, икенчесе Түбән Кама районының Красная Кадка авылында булган. Мамадышта