Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә тугызынчылар беренче имтихан бирделәр (+ фото)

Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын татар телле балалар М. Вахитов исемендәге гимназиядә, рус телле укучылар Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә тапшырдылар. Тестлаштыруны 447 укучы узды. Сынау 2,5 сәгать дәвам итте. Нәтиҗәләр ике атнадан билгеле булачак. Ә инде 26 майдан тугызынчылар өчен имтиханнарның төп этабы башлана. Бу көнне җәмгыять белемен, химияне,...

Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын татар телле балалар М. Вахитов исемендәге гимназиядә, рус телле укучылар Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә тапшырдылар.

Тестлаштыруны 447 укучы узды. Сынау 2,5 сәгать дәвам итте. Нәтиҗәләр ике атнадан билгеле булачак. Ә инде 26 майдан тугызынчылар өчен имтиханнарның төп этабы башлана. Бу көнне җәмгыять белемен, химияне, информатиканы, рус әдәбиятын, 28 майда чит телләрне сайлаучыларны сынау көтә, математика буенча имтихан 31 майда, рус теленнән 3 июньдә булачак. Төп этапны 9 июньдә география, тарих, биология һәм физика буенча имтиханнар төгәлли.

Унберенче сыйныфларның сынаулары 27 май көнне география һәм рус әдәбияты белән башлана. 30 май көнне рус теленнән, 2 июньдә математиканың база, 6 июньдә профиль дәрәҗәсеннән имтихан тапшырыга туры киләчәк. 8 июнь җәмгыять белемен сайлаучыларга бирелә. 10ында чит телләр буенча телдән, 14ендә язма имтихан көтә. Бу көнгә шулай ук биология буенча сынау да билгеләнгән. 16 июньдә информатика, тарих һәм 20сендә химия, физика буенча имтиханнар булачак. Быел унберенчене 198 укучы тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруын