Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичә үзәк базарда пекин кәбестәсе, Буа мае һәм казылыгы саттылар (+ фоторепортаж)

Иртәнге сәгать 7дән башланып киткән ярминкәдә үз товарларын Буа җитештерүчеләре һәм эшкәртү комбинатлары - шикәр заводы, элеватор, май-сыр комбинаты, "Буа" җиләк-җимеш питомнигы, "Карлинский" ит комбинаты, икмәк заводы тәкъдим иттеләр. Базарга халык килә торды, үзләренә кирәк товарны ала торды. Яңа Тинчәледән фермер Расыйх Мифтахетдинов үстергән башлы һәм пекин кәбестәсен чират торып...


Иртәнге сәгать 7дән башланып киткән ярминкәдә үз товарларын Буа җитештерүчеләре һәм эшкәртү комбинатлары - шикәр заводы, элеватор, май-сыр комбинаты, "Буа" җиләк-җимеш питомнигы, "Карлинский" ит комбинаты, икмәк заводы тәкъдим иттеләр. Базарга халык килә торды, үзләренә кирәк товарны ала торды. Яңа Тинчәледән фермер Расыйх Мифтахетдинов үстергән башлы һәм пекин кәбестәсен чират торып бик тиз алып бетерделәр.
- Арзан һәм үзебездә үстерелгән,- диләр буалылар. Ә менә читтән кайтарылган бәрәңгегә һәм суганга сорау юк диярлек. Авылларда яшәүчеләр үзләре үстергән төрле яшелчәләрне, яңа савылган сөтне, аннан әзерләгән каймак-эремчекне буалылар атна саен теләп сатып алалар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртәнге сәгать 7дән башланып киткән ярминкәдә үз товарларын Буа җитештерүчеләре һәм эшкәртү комбинат...