Байрак
  • Рус Тат
  • Кичәге гарасатта һәлак булган Мөслим хатын-кызы гаиләсенә 1 миллион сум бирелә

    Кичәге көчле җилдә өстенә  түбә очып төшеп Мөслим районында 33 яшьлек хатын-кыз һәлак булды.

    Бу хәл ул эшли торган кибет янәшәсендә була. Хатынның эш сәгате тәмамланган төшкә аны алырга ире автомобильдә килә. Шул вакыт көчле җил исеп, фаҗига була.

    Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итүенчә, каза күрүче гаиләгә Татарстан Хөкүмәте 1 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.

    фото:http://prokazan.ru/news/view/126021

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: