Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичәге җил-давыл Кайрево һәм Мөкерле арасындагы кыр ышыклау полосасындагы агач-куакларны аударды

Казанда көчле боз яуды һәм яңгыр иште, агачларны куптарып атты, дип хәбәр иттеләр кичә. Буага бу мәһшәрнең "итәге" генә тиеп тиеп киткән булып чыкты. Азрак боз Казма авылында булган. Өчмунчага, Казмага яңгыр да эләккән, ә Килдуразга - тамчы да юк. Лашчы станциясендә дә яңгыр булып узган. Чурактаа Яр буе урамында...


Казанда көчле боз яуды һәм яңгыр иште, агачларны куптарып атты, дип хәбәр иттеләр кичә. Буага бу мәһшәрнең "итәге" генә тиеп тиеп киткән булып чыкты. Азрак боз Казма авылында булган. Өчмунчага, Казмага яңгыр да эләккән, ә Килдуразга - тамчы да юк. Лашчы станциясендә дә яңгыр булып узган. Чурактаа Яр буе урамында 10 минутлап яңгыр ишкән, Үзәк урамнарда җир өсте коры калган. Көчле боз "яңгыры" Зур Кырлаңгыга бару юлында да булган. Җир участокларына яшелчә утарга баручылар җир өсте ап-ак булды, дип сөйләделәр. Калган урыннарда җиңелчә яңгырлар явып узган, ә Кайрево һәм Мөкерле авыллары арасында яшеньле-яңгырлы җил-давыл агачларны аударган. Тик Мөкерледәге янгыннар халык юравынча яшен сугудан чыкмаган. Ә Буада электр уты бирүне туктатып алу сәбәбе Иске Суыксудагы подстанциянең автомат рәештә туктап алуында, дип аңлаттылар электр челтәрләрендә.

Рәсемнәрдә: кичә көчле яңгыр яуганнан соң Казан урамнары

Фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев