Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Кичәге коточкыч ДТП хакында Буа инспекторлары һәм табиблары комментариесе

Кичә Казан-Ульяновск трассасында Карлы авылы янында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булды.

Бүген әлеге авария хакында безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары комментарий бирде. Алар белдерүенчә, фаҗига кичке 18 сәгать 36 минутта була. Ульяновск шәһәреннән Буа районының авылына кайтып бара торган “Ниссан Кашкай” автомобиленең йөртүчесе – 1965 елгы ир-ат каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Кичә кар-буран булуга карамастан, ул тиешле тизлек режимын сакламаган һәм алдагы транспортны узганда куркынычсыз ара сайламаган. Шул рәвешле “иномарка” Казаннан Краснодарга юнәлүче йөк автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә 2011, 2012 елгы сабыйлар алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булалар. Ә 1991 елгы әниләре җиңел дәрәҗәдә генә яралана, руль артында булган әтисе һәм тагын бер бала (2014 елгы) авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов белдерүенчә, 18 сәгать 55 минутта ДТП турында хәбәр килеп ирешкәч, “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсеннән ике бригада  авария урынына бара. Кызганычка каршы, алар килгәндә ике сабый үлгән була. Йөртүче ир-ат һәм пассажирлары -  исән калган сабый һәм хатын-кыз район үзәк дәваханәсенә озатылалар. Анда тиешле медицина ярдәме күрсәтелеп, бала ДРКБга, ир-ат, төнлә операция ясаганнан соң, РКБга җибәреләләр. Ә хатын-кызга амбулатор ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев