Кияүгә – 76, кәләшкә – 68. Буада соңгы алты айда никахлашкан иң өлкән пар шушы яшьтә
Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел гыйнвар-июнь айларында районда 93 пар никахлашкан, бу узган елның тиңдәш чорындагыдан 14кә азрак. Аның каравы бу чорда аерылышучылар саны 31гә кимегән! Былтыр елның беренче алты аенда 72 пар, быел - 41. Өйләнешүчеләрдән 82 пар шәһәрдә, 11е авылда яши. ЗАГС хезмәткәрләренә 18 яше тулмаган...
Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел гыйнвар-июнь айларында районда 93 пар никахлашкан, бу узган елның тиңдәш чорындагыдан 14кә азрак. Аның каравы бу чорда аерылышучылар саны 31гә кимегән! Былтыр елның беренче алты аенда 72 пар, быел - 41. Өйләнешүчеләрдән 82 пар шәһәрдә, 11е авылда яши. ЗАГС хезмәткәрләренә 18 яше тулмаган бер парның никахын теркәргә туры килгән. Ә икенче очракта 76 яшьлек бабай белән 68 яшьлек әби законлы гаилә корганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев