Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Әкият геройлары балалар янында кунакта

Район мәдәният йортының "Теремок" курчак театры Сергей Михалковның "Өч дуңгыз баласы" әкиятендәге Ниф-Ниф, Нуф-Нуф, Наф-Наф һәм Соры бүре белән район буйлап гастрольләрдә бүген. Әле бер авыл клубында, әле икенчесендә иң нәни тамашачылар алдында чыгышлар ясыйлар, алар белән аралашалар. Иске Суыксу мәдәният йортында булган спектакльне без дә карадык. Сәхнәдә барысы да...


Район мәдәният йортының "Теремок" курчак театры Сергей Михалковның "Өч дуңгыз баласы" әкиятендәге Ниф-Ниф, Нуф-Нуф, Наф-Наф һәм Соры бүре белән район буйлап гастрольләрдә бүген. Әле бер авыл клубында, әле икенчесендә иң нәни тамашачылар алдында чыгышлар ясыйлар, алар белән аралашалар.
Иске Суыксу мәдәният йортында булган спектакльне без дә карадык. Сәхнәдә барысы да әйбәт - курчаклар нәкъ тереләр кебек, оста хәрәкәтләнәләр, колакка ятышлы тавыш белән сөйлиләр, декорацияләр матур. Кыскасы, ничә буын балаларны тәрбияләгән танылган әкият геройлары дөньясында рәхәт. Ә менә телевизордан чит ил мультфильмнарын карарга күнеккән замана балалары ничек уйлый икән? Тамашадан аерылып, залның алгы рәтләренә утырган сабыйларны кү-зәтәм. Барысы да сәхнәгә төбәлгәннәр, тын да алмый карыйлар, димәк, кызык. Аннан дәррәү кубып геройларга кушылалар - йә аларның гамәлләрен хуплыйлар, йә каршы киләләр. Берсе дә дуңгыз балаларын бүре ашавын теләми, дус-тату яшәүне хуп күрәләр. Курчаклар табышмаклар да алып килгәннәр, аларга җавапларны да яудырып кына тордылар, уеннарда да катнаштылар.
- Безгә бик ошады. Башка әкиятләр дә күрсәтсеннәр иде,- диләр алар.
Монысы да булачак. "Кызыл калфак" ("Красная шапочка") әкияте курчаклары һәм декорациясе әзер инде.
- Район мәдәният сарае каршында курчак театры булдыру турында күптән хыялландык. Шуны тормышка ашыру максатында үткән ел Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәргән "Курчаклар дөньясында" грантында катнаштык һәм оттык. Сәхнәләштерү өчен әлеге танылган әкиятләрне сайлап алдык, курчакларны, декорацияләрне ясаттык, төрле спектакль-ләр карадык, бу өлкәдә белгечләр белән киңәшләштек һәм репетицияләрне башлап җибәрдек. "Беренче чирканчык" инвалидлар декадасында булды, барысына да бик ошады - ди директор Әнисә Йосыпова. Курчак театрының режиссеры итеп, Гүзәл Салаватованы билгеләгән-нәр. Ул үзе рольне дә башкара. Курчакларга тагын Наталья Романова, Рөстәм Әхмәдуллин, Адилә Солтанова Сиринә Хәсәнҗанова "җан өрәләр". Гүзәлгә, режиссер буларак, даими эзләнүдә булырга туры килә. Курчак театрына кагылышлы семинарларда, укуларда, мастер-классларда катнаша. Менә шулай уртак тырышлык белән искиткеч спектакль туган. Аңа үз элементларын да өстәгәннәр - балалар белән эшлиләр. Алга таба мо-ның белән генә чикләнмәскә исәплиләр. Курчакларны да балаларның үзләренә тапшырачаклар. Бергәләп киңәшләшкән-нән соң, аларны курчак ясау остасы, балалар йөртә алырлык буйда эшләгән.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең тагын да хыяллары бар. "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театраль һәм курчак коллективларының республика смотр-конкурсында катнашырга, спектакльләр санын арттырырга телиләр. Теләкләрегез тормышка ашсын, уңышлар юлдаш булсын!
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев