Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Үлемсез полк”ка кушыла

    “Буинск-информ” һәм Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Виртуаль Үлемсез полк” акциясе игълан итте.. “Үлемсез полк”ка сез дә кушылыгыз!

     

    Халитов Гаффан Габдрахман улы 1919 елда Түбән Наратбаш авылында туа. Сугыш башлангач фронтка алына.  1942 енең октябрендә үзе заявление язып, сугышка китә. Башта 613нче полкта, аннан соң 188нче авиаполкта укчы була.  Югославия, Болгария, Молдавия һәм башка илләрне дә дошманнан азат итүдә катнаша. 1945енче елның ахырында гына,сәләмәтлеге бик какшаган хәлдә туган өенә кайтып ирешә. Сугыштан соң илебезне күтәрүдә булышып, әти-әнисен кадерләп карап, 4 баласына югары белем алырга булышып,1993 елда үлеп китә.

    Хәмидуллин Миңнулла Зарип улы, 1923 елгы, Ташкичү авылыннан. 1942 елдан 1945 елга кадәр 2нче танк армиясендә, 1нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары составында сугыша. “Берлинны алган өчен”, “Польшаны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

    Галәмов Нургали Мингалим улы, 1914 елгы, Әлки районында туган, 1941 елның октябрендә сугышка китә. 32нче укчы полкта хезмәт итә. өлкән сержант, ике тапкыр яралана. 1977 елда үлә.

     

    Алексеев Иван Михайлович, 1920 елгы, Немчиновка авылыннан, 154нче диңгез укчы бригадасы составында сугыша. Цемена авылы янында каты яралана. Австрияне, Венгрияне, Польшаны азат  итүдә катнаша.

     

    Архипова (Чебакова) Ольга Григорьевна. 1924 елгы,  Чурак авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград тимер юлының Свияжс-Ульяновск  участогында путеобходчица булып эшли. ​

    Сәмитов Сахап Файзрахман улы, 1910нчы елгы,  Зур Кырлангы авылында туган.  Бөек ватан сугышының (1941-1945) беренче көннәреннән алып ахырына кадәр үзен үзе аямыйча сугыша.  Берлинга җитә. . “Сугышчан казанышлары” өчен, “Мәскәү өлкәсе”, “Кенигсбергны алу” өчен, “Берлинны  алу һәм штурмда катнашу” өчен медальләре, Почет билгесе ордены бар. 

     

    Алиакбәров Ислам Шәрип улы,  1927 елгы, Яңа Шәйморза авылында туган, 1944-1949 елларда Ерак Көнчыгыш  округында 55нче сапер батальонында хезмәт итә. . Японнарга каршы сугыша. Орден-медальләре бар.

     

    Хөснетдинов Гыйльметдин Камалетдин улы, 1907 елгы, Яңа Шәйморза авылыннан. 1941 елны сугышка китә, 1943 елны Волхов фронты составында сугышканда яралана. Һәм запаска чыгарыла.  “Батырлык өчен”, “1941-1945нче Бөек Ватан сугышы еллвында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

     

    Сәйфетдинов Җиһангәрәй Шәйх улы, 1942 елда хәрби хезмәткә чакыртыла. Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаша. 1944 елның маенда яралана. 1944 елның маенда яралана.

     

    Кәлимуллин Зиннәт Кәлимулла улы, 1918 елгы, Өчмунча авылыннан, 1942 елда фронтка китә, 1946 елда исән-сау кайта. Танкчы була. Дан ордены, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

     

    Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз, сугыш кырларында һәлак булган, яудан кайтып үлгән якыннарыгызның фоторәсемнәрен һәм алар турында берничә җөмләлек мәгълүматны bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Әлеге фоторәсемнәр һәм алар турында кечкенә язмалар 9 майга кадәр “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска”, Buinsk Njstalgigue төркемнәрендә, инстаграмда чыгарылачаклар, шулай ук Буа телевидениесендә күрсәтеләчәк.  Быел ел нинди генә катлаулы булса да, күңелләрдә Бөек Җиңү рухы  сүрелмәсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: