Укучылар менә икенче ел инде Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган "Мәктәп экоконтроле" конкурсында катнашалар. Узган ел да бу конкурс кысаларында актив эш алып барып, республиканың "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңеп, уку йортына санлы микроскоп алып кайтканнар иде. -Быел "Иң актив сыйныф" номиациясендә җиңдек. Төп тема җирлекләрне чүп-чардан арындыруга...
Укучылар менә икенче ел инде Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы оештырган "Мәктәп экоконтроле" конкурсында катнашалар. Узган ел да бу конкурс кысаларында актив эш алып барып, республиканың "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңеп, уку йортына санлы микроскоп алып кайтканнар иде.
-Быел "Иң актив сыйныф" номиациясендә җиңдек. Төп тема җирлекләрне чүп-чардан арындыруга багышланды. Укучылар авыл җирлегендә кайда санкцияләнмәгән чүп бар, шуны фотога төшереп, министлыкка җибәрә бардылар. Әлеге фактлар дәлилләнеп, алар җыештырылды. Күрәсең, эшебезнең нәтиҗәсе бар. Узган ел әлеге конкурс кысаларында авыл тирәсеннән агучы Зөя елгасы ярлары якынча 2,5 километр аралыкта җыештырылды. Бу эштә укучылар үзләре дә активлык күрсәттеләр,- ди балаларны конкуста катнашырга өндәгән Күл Черкене авылы мәктәбенең биология укытучысы Гөлия Садыйкова. Быел укучылар битараф булмаулары өчен проектор белән бүләкләнделәр.



Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев