Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Салаватны акапелла җырлатты (фоторепортаж)

Раил Садриев 50 яшенә 50 артист чакыру турында вәгъдәсен үтәде. Дүшәмбе һәм сишәмбе район мәдәният йорты сәхнәсе хуҗасы юбиляр үзе һәм җырчылар, юморчылар булдылар. Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин, Җәвит Шакиров, Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар - бу санап чыгу зур исемлекнең бер өлеше генә. Залда бер буш урын да калдырмыйча килгән тамашачы...

Раил Садриев 50 яшенә 50 артист чакыру турында вәгъдәсен үтәде. Дүшәмбе һәм сишәмбе район мәдәният йорты сәхнәсе хуҗасы юбиляр үзе һәм җырчылар, юморчылар булдылар.
Илсаф, Ринат Рәхмәтуллин, Җәвит Шакиров, Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар - бу санап чыгу зур исемлекнең бер өлеше генә. Залда бер буш урын да калдырмыйча килгән тамашачы Раил Садриевның автобиографиясеннән иң кызык моментларны тыңлады һәм һәр көнне биш сәгатьтән дә озынрак концерт карады.
Бәйрәмнең икенче көнендә аңа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та, крак сәфәрдән кайтып өлгереп, котлавын ирештерде. Бу көнне тамашачы арасында җырчы салават та утырды. Әмма буалылар бу "гаделсезлек"не тиз төзәттеләр. Җырларга әзерләнмәгән җырчыны кул чабып сәхнәгә менгезеп, акапелла җырлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев