Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Коры үлән якмагыз!

Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән дознавателе Айдар Хәйруллин әйтүенчә, ел саен яз җитү белән янгыннар саны арта. Бу беренче чиратта йорт яны участокларында, кырларда һәм чокырларда коры үлән, чүп-чар  яндыру белән бәйле. Тик кешеләр аннан сабак алырга да ашыкмыйлар, административ характердагы чаралардан да курыкмыйлар. Алар мондый хәл үзе белән килеп чыкмас, барысын да контрольдә тотам, дип уйлыйлар. Әмма коры үлән буйлап ялкын телләре бик тиз тарала һәм аны бер кеше генә туктата алмый. Шуңа да кулына шырпы алган һәркем  моның аянычлы тәмамлану ихтималын аңларга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә битарафлык аркасында ул үзе генә түгел, башкалар да каза күрергә мөмкин. Моннан тыш, утның туфрак өчен дә зыяны зур. Аның уңдырышлы катламын торгызу өчен кимендә җиде ел вакыт кирәк.  Айдар Хәйруллин тагын район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренә территорияләрне чүп-чардан, коры үләннән чистартырга, аларны ягуга юл куймаска чакыра, торак пунктлар, урманнар тирәләрен сукалап чыгарга киңәш итә.

Янгынга каршы аерым режим вакытында кырларда коры үлән, камыл, торак пунктларда һәм урман тирәләрендә чүп-чар яндыру, коры үләнгә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы ташлау, ачык утта – учакта, мангалларда азык әзерләү тыела. Тыюлар шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, урман участоклары белән чиктәш икътисад, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда, урман белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 класс куркынычлы пиротехника әйберләрен куллануга да кагыла. Аерым режим гамәлдә чорда коры үлән һәм чүп-чар яндырган, башка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затларга штраф 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга –  30 мең сумга кадәр, юридик затларга  400 мең сумга кадәр тәшкил итә. Термонокталарны (коры үлән һәм камыл яндыру фактларын) ачыклау буенча  республика территориясендә космик мониторинг та үткәрелә. Алар буенча мәгълүматлар административ яисә җинаять эше кузгату өчен янгын куркынычсызлыгы эшчәнлеге бүлегенең территориаль подразделенияләренә дә җиткерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев