Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Космовский һәм Кызыл Армия тыкрыгында булган ДТПның яңа фактлары билгеле

Кичә булган бу авария хакында язган идек. Төгәлрәк мәгълүматларга килгәндә, 1958 елгы җәяүле Кызыл Армия урамыннан килеп, Космовскийга чыгарга уйлаган. Ул, юлдагы транспорт хәрәкәтенә игътибар итмичә туп-туры алга атлаган. Югыйсә "Жәяүле юлны аркылы чыгу" билгесе әлеге урыннан 10-15 метр ераклыкта гына булган. Җәяүле ир-ат юлның нәкъ уртасына җиткәч, сәгатенә 50...

Кичә булган бу авария хакында язган идек. Төгәлрәк мәгълүматларга килгәндә, 1958 елгы җәяүле Кызыл Армия урамыннан килеп, Космовскийга чыгарга уйлаган. Ул, юлдагы транспорт хәрәкәтенә игътибар итмичә туп-туры алга атлаган. Югыйсә "Жәяүле юлны аркылы чыгу" билгесе әлеге урыннан 10-15 метр ераклыкта гына булган. Җәяүле ир-ат юлның нәкъ уртасына җиткәч, сәгатенә 50 километрдан да күп булмаган тизлек белән хәрәкәт итүче "ВАЗ-21111" автомобиле туктый алмыйча, аны бәрдерә. Нәтиҗәдә җәяүле автомобильнең капотына "сикерә", алгы тәрәзә ватыла. Ул үзе авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүче дәваханәдә.

Фото: moemisto.info

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев