Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Коткарыгыз, Балтачта бистә уртасына тагын МТС вышкасы куялар!

Баксаң, мондый эчтәлектәге хат районның җитәкче органнарына, прокуратурага... юлланган икән инде. Редакциягә өлкән яшьтәге апа да мөрәҗәгать итте. Баксаң, элекке мех әйберләр фабрикасы ишек алдына чираттагы кәрәзле элемтә вышкасы утыртканнар икән. "Элекке мунча янында берәү утыра, ашханә янындагысын элекке прокурор З.Абитов ярдәме белән генә алдырта алдык, хәзер инде шуннан берничә...

Баксаң, мондый эчтәлектәге хат районның җитәкче органнарына, прокуратурага... юлланган икән инде.
Редакциягә өлкән яшьтәге апа да мөрәҗәгать итте. Баксаң, элекке мех әйберләр фабрикасы ишек алдына чираттагы кәрәзле элемтә вышкасы утыртканнар икән. "Элекке мунча янында берәү утыра, ашханә янындагысын элекке прокурор З.Абитов ярдәме белән генә алдырта алдык, хәзер инде шуннан берничә метрда тагын яңаны утырттылар. Хәзер бит бар кеше дә мәгълүматлы, бу каланчаларның зыяны турында газета-журналлар да чаң суга, интернетта да язмалар күп. Бу бит халык иң тыгыз урнашкан урын, монда бер катлы өйләр дә күп, күпфатирлы өйләр дә ерак түгел. Депутатларыбыз ни карый соң, нигә беркем дә безне яклап, бер сүз әйтми? "-диелә әлеге хатта. Аңа рәсми органнарның җавабы белән газетабызның киләсе саннарында танышырсыз.
Гөлсинә Гарипова
Балтач район газетасы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев