Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Күпкатлы йортларда яшәүче буалылар җылылык өчен сигез ай түлиләр

Моңа кадәр җылылыкка гомуми санагыч урнаштырылмаган күпкатлы йортларда яшәүчеләр аның өчен ел әйләнәсе түләп килделәр. Ягъни җәен дә, кышын да билгеле бер сумма алынды. Әмма, Россия Хөкүмәтенең 2012 елның 27 августындагы 857 номерлы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 14 сентябрендәге 770 номерлы боерыклары быелның 1 июленнән гамәлдән чыккач,...



Моңа кадәр җылылыкка гомуми санагыч урнаштырылмаган күпкатлы йортларда яшәүчеләр аның өчен ел әйләнәсе түләп килделәр.
Ягъни җәен дә, кышын да билгеле бер сумма алынды. Әмма, Россия Хөкүмәтенең 2012 елның 27 августындагы 857 номерлы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 14 сентябрендәге 770 номерлы боерыклары быелның 1 июленнән гамәлдән чыккач, җылылык өчен түләүгә яңалыклар кертелде. Ягъни моннан соң фактта кулланылган җылылыкка тү-ләүгә күчәбез, ягъни җылыту хезмәте күрсәтелгән айларда гына түлибез. Республиканың кайбер районнары мондый түләү графигына 2012 елның сентябреннән үк күчтеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сә-лим Даутов белдерүенчә, әлеге закон нигезендә шәһәр-дә гомуми йорт санагычлары урнаштырылмаган күпкатлы йортларда яшәүчеләр быелның сентябреннән башлап сигез айда түлиләр, майдан августка кадәр түләү алынмый. Ә ни өчен сентябрьдән башлап?
-Гадәттә, һәр елны июльдән торак-коммуналь хезмәт-ләргә түләүләр арта. Әгәр дә июльдән үк ягулык сезонын сигез айга бүлеп түләргә ясасак, халык өчен ике арту бергә туры киләчәк. Ел башыннан арттырсак та, кышкы салкыннарда түләү болай да күп чыга, кесәгә сугачак. Шуңа күрә башка районнарга ияреп, без дә ягу сезоны башыннан җылылык өчен сигез айга бүлеп тү-ләүне кулай күрәбез. Яшәүчеләр сентябрьдә яккан җылылык өчен бәяләр үсүне октябрь аенда тоячак. Бу елның дүртенче кварталы өчен коммуналь хезмәтләр өчен субсидия рәсмиләштерергә дә уңайлы булуны күздә тотып та эшләнде,- диде Сәлим Даутов.
Буадагы идарәче компаниядән алынган мәгълүматларга караганда, районда 167 йорт бар, шуның 55ендә гомуми санагыч урнаштырылган. Күбесенчә, капиталь ремонт программасына эләккән йортларда тора ул. Исәпләүләр күрсәтүенчә, санагыч чыгымнарны 20-30 процентка кадәр экономияләргә булыша. Сәлим Фәһимович, сәгатенә 0,2 Гкал. җылылык азрак китүче аз квартиралы йортларга аны урнаштыруның мөһим түгеллеген әйтә. Халык үзара акча җыеп санагыч куярга теләсә, моңа беркем каршы килми.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моңа кадәр җылылыкка гомуми санагыч урнаштырылмаган күпкатлы йортларда яшәүчеләр аның өчен ел әйләнә...