Байрак
  • Рус Тат
  • Күпкырлы шәхес

    Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов беренчеләрдән булып районда татар зиратын чистарту буенча күмәк эшләр башлап җибәрүче, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Аңа кадәр бу юнәлештә өлешчә башкарылса да, бу борчып торган мәсъәләне беркем дә зурлап күтәреп чыкмады. Аннары үзе имамлык иткән мәчетне торгызу эшен дә кара җирдән башлады. Төзүчеләр белән бергәләп кирәксә, кирпичен дә ташыды, кулына балта, пычкы алды. Иртәдән алып караңгыланганчы төзелеш объектыннан кайтмады. Бүгенге көндә ул анда хуҗа да, слесарь да, балта остасы да, бакчачыда, төзүче дә.

    Моннан дүрт ел элек Фәһим хәзрәт редакциягә олы гозер белән килде.

    – Кызлар, шәһәрнең Татар зиратын чистартырга райондашларны чакырыйк әле. Газета, сайт аша белдерү бирегезче. Бигрәк чытырманлык баскан бит. Зиярәт кылып та булмый, - диде ул борчылып.

    Аның идеясын без, әлбәттә, хупладык. Район газетасына басылып чыккан хәбәрдән соң гөрләп изге эш башланып китте. Фәһим хәзрәт үзе дә кулына балта, пычкы, тырнавыч алып башкаларга кушылды. Күмәк эшне район җитәкчелеге дә хуплады, барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә өмәгә чыкты. Без редакция хезмәткәрләре дә актив кушылдык. Хәзер андый эш ел саен яз-көз айларында башкарыла.

    – Узган ел 150ләп КамАЗ киселгән агачлар чыгардык. Бу эшне дәвам итәргә. Үлгәннәрнең кадерен бел диләр бит. Дин кардәшләребезнең соңгы урыннары чиста булуы да ул исәннәр җаваплылыгында, - ди Фәһим хәзрәт Сөләйманов.

     Әйтеп узганыбызча, шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә “Хаҗилар” мәчете торгызуны да башлап йөрде.

      

    Хәзер ул райондагы уңышлы эшләп килү дин йортларының берсе. Тынгысыз хәзрәт моның белән генә тынычланмады – мәчет янындагы мәйданда футбол уйнау өчен мәйданчык булдыру идеясы белән янды. Бу эштә аңа мөхтәсибәт, райондашлар ярдәм итте. Бергә җиң сызганып тотынган изге эш уңды – яшел тимер койма әйләндереп алынган мәйданчык сафка басты. Җәй көннәрендә ул бер дә буш тормый – чыр-чу килеп бала-чагасы туп тибә, аларга өлкәннәр дә кушыла. Ә күп очракта махсус спорт бәйгеләре дә оештырыла. Компьютердан, смартфоннардан аерыла алмаган балалар тирләп-пешеп, хәзрәтләр белән футбол уйныйлар.

    Аннан Фәһим хәзрәт турында сөйләгәндә тагын бер фактны әйтмичә булмый, яшьләрне, өлкәннәрне пылау бәйрәменә чакыра.

    Мондый кунакның эчке мәгънәсе шунда – диннән ерак торган кешеләр дә әлеге күңелле чарага даими йөреп, аралашып Ходайга якыная, нәтиҗәдә намазга басалар, Коръән сүрәләренә өйрәнәләр.  Мондый очраклар булды. Димәк, гади бер кунакка чакыру алымы да үз нәтиҗәсен бирә, ди.

    Белем бирү темасына да үз фикерен белдерә Фәһим хәзрәт.

    – Шөкер, дини белем югары профессиональ дәрәҗәгә менде. Хәзерге укыту системасы – Коръән тәфсилләрен өйрәтүгә генә кайтып калмыйча, ә шәкертләрдә киң күзаллау булдыру өчен дөньяви фәннәрне дә үзләштерүне максат итеп куя, - ди ул.

    Аның сүзләренчә, чын имам яңалыклар белән танышырга, аны дөрес иттереп мәхәлләгә йөрүчеләргә аңлатырга тиеш, ди. Чөнки мәхәллә иясе һәрвакыт дөрес юнәлеш күрсәтүче ролендә. Ул һәрвакыт, иртәнме, кич булсынмы, төрле хаҗәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләрнең хәлләрен уртаклашучы, шөкер иттереп, сабырлыкка өндәүче. Моны мөэмин-мөселман кешесе генә аны аңлый аладыр. Халык телендә бер мәкаль бар: «Ишәктән егылып төшкән кешенең хәлен, тагын бер ишәктән егылып төшүче генә аңлый ала». Әйе, бар да дин әһеле була алмый. Күпме теләсә дә, Аллаһы Тәгаләдән язылмаган булса синең тәкъдир дәфтәреңә, андый вазыйфаны алып бара алмас.

    Ә ул потенциал Фәһим Сөләймановта бар. Буадагы Көнбатыш бистә мәхәлләсенең “йөрәге” дип әйтсәң дә дөрес булыр.

    Әлфинур Йосыпова.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: