Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә яшәүче Буа укытучысы 100 яшьлеген каршылады (+фото)

Үткән атнада редакциябезгә, бүгенге көндә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә гомер итүче беренче укытучым Кәшифә Камәретдиновага 100 яшь тулды дип, фотографияләр, видеоязмалар күтәреп, Яңа Чәчкап авылыннан Ирек Тимергалиев килеп керде. 40 ел Кайбыч, Килдураз, Яңа Чәчкап авылларында башлангычларга белем биргән мөгаллимәнең бүгенгесе турында күпсанлы укучыларына җиткерәсе килә аның. - Безнең якларда...

Үткән атнада редакциябезгә, бүгенге көндә Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә гомер итүче беренче укытучым Кәшифә Камәретдиновага 100 яшь тулды дип, фотографияләр, видеоязмалар күтәреп, Яңа Чәчкап авылыннан Ирек Тимергалиев килеп керде. 40 ел Кайбыч, Килдураз, Яңа Чәчкап авылларында башлангычларга белем биргән мөгаллимәнең бүгенгесе турында күпсанлы укучыларына җиткерәсе килә аның.
- Безнең якларда аны белмәүче кеше сирәктер. Онытканнарның исенә тө-шерәм - Кәшифә Җаббар кызы тумышы белән Тәтеш районының Олы Торма авылыннан. Буада укытучылар әзерләүче курсларда белем алганнан соң, 17 яшендә Кайбыч авылында башлангыч сыйныфларны укыта башлый. 19 яшендә Имам исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч ир бала таба. Аннан Бөек Ватан сугышы башлана. Ире яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта. Сугыштан соң гаиләдә кыз бала - Дания дөньяга килә. Укытучым бүген аның тәрбиясен-дә яши. Дания апа үзен ме-дицина хезмәтенә багышлаган. Россиянең атказанган табибәсе исеме, илнең мактаулы гражданнары китабына кертелгән. Уллары исән түгел,- дип, кыскача гына Кәшифә әбинең тормыш юлы белән таныштырды Ирек.
Элеккеге укытучының Буадан читкә чыгып киткәненә күптән инде. Лаеклы ялга ул Яңа Чәчкап авылында 1960 елда туган балаларны, нәкъ Ирекне һәм аның 25 сыйныфташын башлангычтан урта звенога күчер-гәч, 1971 елда чыга.
- Шул вакыттан бирле күр-гәнем юк иде. Кәшифә апа, Дания һәм Илгизәр Мортазиннар белән кабат 4 ел элек аралаша башладым. Авылдашым, укытучы Рә-ис абый Нәгыймуллинның әнисе Мөния апаның бу гаилә белән элемтәдә торуын белгәч, бик шатландым һәм телефон номерларын сорап алдым. Бик тиздән скайп аша "күрешә" башладык. Быел 55 яшьлек юбилейларыбыз уңа-еннан сыйныфташлар очрашуына җыелгач, аларны да сөйләштердем. Юбилеена үзем Киришига юл алырга булдым. Ишекне ачкан укытучым бер каршысында басып торган кы-зы белән киявенә, бер ми-ңа карый. Танымый. Бераздан соң "Ирекме бу?!" дип гаҗәпләнде. Аннан шатлыгының иге-чиге булмады. Ярты гасырдан соң үзенең исендә калганнары белән, минем хатирәләр аша һәм иске мәктәпне сүткәндә табып алган "дело"мны елый-елый укып, кабат мәктәптә эшләгән елларына, яраткан укучылары, аны хөрмәт иткән авыллар халкы янына, туган якларына кайткандай булды бит ул, - ди әңгәмәдәшем.
Эш кара-каршы аралашу белән генә бетми әле. Юбилее уңаеннан якыннары оештырган тантанада ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының, район Советының, район мәгариф идарәсенең Рәх-мәт хатларын, үзе эшләгән өч мәктәп коллективыннан котлау открыткаларын һәм бүләкләрне, элеккеге сыйныфташ кызларыннан Буа чәкчәген тапшырып та елата беренче укытучысын. Өлкән кешене шатландырыр өчен ни эшләмәссең?! Ирек тә заманча технологияләрне эшкә җигә - экран аша Рәис Нәгыймуллин җырлы сәламен юллый. Шунда ук - элеккеге сыйныфташ егетләрнең Кәшифә Җаббарованың 100 яшьлеге уңаеннан "Сиңа миннән сәлам" тапшыруына җибәрелгән видеокотлавы. Ирек алып барган татар календаре якташыбызның күңеленә аеруча хуш килә. Шәһәрдә нибары өч гаилә - татарлар. Шуңа да татар китаплары да, татарча аралашу да тансык аларга. Ирекне дә шулкадәр матур сөйлисең, дип сөйләтәләр дә сөйләтәләр... Ә ул меңнәр-чә километр ераклыкта алган тәэсирләре белән уртаклашырга ашыга:
- Шөкер, беренче укытучыбыз сау-сәламәт. Күзе кү-рә, колагы ишетә, хәтере дә әйбәт әле. Биш вакыт намазын укый, уразасын тота, романнар укый һәм телевизордан хоккей карый, гол кертүчеләрне хә-терендә саклый. Исән генә була күрсен, - ди. Без дә шушы теләкләрдә калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X