Байрак
  • Рус Тат
  • Әлфия Авзалованы филармониядән алкышлар белән озаттылар

    Мәшһүр җырчы җәсәде белән машина зиратка кузгалды. (Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Әлфия Авзалованың җәсәден филармония залыннан алып чыгалар. Саубуллашуның рәсми өлешендәге чыгышлардан соң, мәрхүмә рухына дога укылды. Аннары залдан алып чыккач, фойедагы халык Әлфия Авзалованы алкышлар белән озатты. Матәм митингында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар...

    Мәшһүр җырчы җәсәде белән машина зиратка кузгалды.
    (Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Әлфия Авзалованың җәсәден филармония залыннан алып чыгалар. Саубуллашуның рәсми өлешендәге чыгышлардан соң, мәрхүмә рухына дога укылды.
    Аннары залдан алып чыккач, фойедагы халык Әлфия Авзалованы алкышлар белән озатты.
    Матәм митингында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады.
    Машина зиратка кузгалгач та, халык кул чабып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: